Гыйракта һәр дүртенче бала туйганчы ашамый

Гыйракта 28 % бала туйганчы ашамый, халыкның 70 % эчәр суга интегә. Британиянең “Оксфам” дип аталган хәйрия оешмасы мәгълүмәтләренә караганда, 2003 елдан башлап, Гыйрактан 2 миллион кеше чыгып киткән һәм шул ук сандагы кеше илнең эчендә дә күченеп йөрергә мәҗбүр. 2003 елдан иминлек куркынычыннан“Оксфам “ һәм башка хәйрия оешмалары Гыйрактагы эшчәнлекләрен туктаткан.