Элекке Югославия хәрби җитәкчесе хөкем ителәчәк

Элекке Югославия армиясе командиры 1991 елда тарихи шәһәр Дубровникнны бомбалауда гәепле танылган. Белград мәхкәмәсе Владимир Ковачевичны, бернинди хәрби сәбәпсез Дубровник шәһәрен бомбага тоту фәрмәне бирүдә гәепле дип тапты. Әдрән диңгез буендагы ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган бу кирмән шәһәр,тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Утка тоту нәтиҗәсендә бу шәһәрдә дистәләрчә гади биналарны санамаганда, 6 тарихи һәйкәл җимерелгән.