Татарстанда яңа транспорт министры

Татарстан президенты үзенең фәрмәны белән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецовны вазыйфасыннан азат итте. Икенче фәрмән белән бу урынга Илдус Фәсхетдинов билгеләнгән. Министр булып билгеләнгәнче Илдус Фәсхетдинов “Татарстан республикасы юл сервисы” ширкәте генера директор урынбасары булып эшләгән иде.