Тольяттида Эшчеләр эш хакын арттыруны таләп итә

Тольяттидагы АВТОзавод эшчеләре эш ташлауны туктаткан. Икенче смена эшкә керешкән. Бәйсез һөнәри берлек рәисе Петр Золотарев, эш ташлауны туктатырга карар кылдык, алдан ук без аны кисәтү дип искәрткән идек дип белдерде. Һөнәри берлекләр мәгълүмәтенә караганда бүген көн уртасында, бер цехның 400 эшчесе, үзәк конвеерны туктатып, митинг башлаган. Эшчеләр эш хакларын 10 меңнән 25 меңгә кадәр арттыруны таләп итә. АВТОВАЗ җитәкчеләре эш ташлау фактын инкарь итә. Аларның белдерүенә караганда, үзәк конвеер эшли, бары тик 50 кеше генә эшкә чыкмаган.