Мәскәүдә урам сугышында катнашкан 4 кеше хастаханәдә

Мәскәүдә ВДНХ метросы янындагы урам сугышәында зарар күргән 4 кеше хастаханәгә салынган. Мәскәү эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте вәкиле Евгений Гильдиев бу сугыш сәбәпсез, үзара килешмәүдән килеп чыккан дип белдерә. Сугышта 9 кеше катнашкан. Урам сугышын башлаучыларны эзлиләр.