Төркиянең яңа парламенты ант китерде

Анкара – Төркиянең яңа парламенты бүген ант китерде. Анда премьер-министр Рәҗәп Таеп Эрдоган җитәкләгән АК партиясе күпчелекне тәшкил итә. Якын арада президент Нәҗдәт Сәзәр аңа яңа хөкүмәт төзү эшен йөкләр дип көтелә.

Бер ай эчендә бу парламент яңа президент сайларга тиеш булачак. Хакимияттәге исламчылар һәм оппозиция арасындагы тирән каршылыклар аркасында, элекке парламент президентны сайлый алмаган иде. Һәм шул сәбәпле таратылган иде.