яңалыклар Мордовиядә газетаны милләтара нәфрәт уятуда гәеплиләр 6 август 2007 Мордовия прокуратурасы, республиканың Югары мәхкәмәсенә “Эрзян Мастор” дип аталган бәйсез газетаны ябуны сорап гариза юллаган. Гаризада ул газета милләтара нәфрәт уятуда һәм экстремизмда гәепләнә. Мәхкәмә 10 августка билгеләнгән.