Самар өлкәсендә Ишанлы Хөсәен авылы яшәсен иде

Самар өлкәсенең Чаллы Баш районына кергән Хөсәен авылындагы агач мәсҗедкә 100 яшь тулды. Шул уңай белән биредә зур тантана узды. Хөсәен авылының чәчәк аткан чорында 400 хуҗалык исәпләнсә, бүген 28 йортлы авыл үз бәйрәменә Россия буйлап сибелгән меңгә якын баласын җыйган иде. Һәр тантана – вакыйга, ләкин дә Хөсәен мәсҗеденең тантанасына Самар Җәмигъ мәсҗеденең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин 18 битлек китапчык та чыгарып өлгергән.

Авылның 100 еллык мәсҗеде үз яшәешендә 11 хәзрәтнең язмышын үз эченә алган. Шәрифулла хәзрәт, Мисбахетдин хәзрәт, Ногман хәзрәт, Хөсәен хәзрәт, Вәлиәхмәт хәзрәт Сабиров, Габделбари үзрәт Мөлеков, Ибраһим хәзрәт Яхин, Фәсәхетдин хәзрәт, Минвәли хәзрәт Сәфиуллин, Шакир хәзрәт Сәйфетдинов, Ярулла хәзрәт Сәйфетдинов 1989 елдан алып бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә.

Бу хәзрәт үзенә бер чорны биләп тора.

Беренче имам Шәрифулла хәзрәт мәдрәсә ачып җибәргән, һәм калганнары ул мәктәпне саклый алганнар. Канкойгыч инкыйлаб елларында Ногман хәзрәткә авылдан китәргә туры килгән. Барлык имамнар да Хөсәен авылында гасырлар буена тупланган рухи байлыкны буыннан – буынга сеңдереп килгәннәр.

Авылның беренче кешесе Хөсәен булган, шуңа да шул исем халык телендә береккән, ә менә рәсми исемен “Благодаровка”га әйләндергәннәр. Монысы инде чын Русиячә, Гали авылы Алькинога әйләнгән кебек, Күн авылы Коньга әйләнгән бит әнә! Заманында авылның бер башында рус, украин, чуаш, мукшы яшәгән. Хәзер инде аларның эзе дә юк.

Авылга нигезне Хөсәен салса, мәсҗеднең төзелеше белән Җиһанша ага җитәкчелек иткән. Бу гыйбадәтханәнең үзенчәлеге шунда ки, хәттә репрессия елларында да исән калган, манарага да тимәгәннәр. Ә мәдрәсәне япканнар, имамнарны куганнар. Сугыштан соңгы елларда мәсҗедкә җан өркәүче, динебезне икенче сулышлы итүдә хезмәт куйган кеше – ул Вәлиәхмәт хәзрәт булган.

Татар дөньясында рухи эз калдырган, 1952 елдан алып 1962 елга кадәр Казанның бердәнбер мәсҗеде булган Мәрҗәнидә Исмәгыйль хәзрәт Мөштәриев эшләгән, ә ул Хөсәен авылында чыныккан мөселман булган. Татарстан Җөмһүриятенең казые Габделхак Саматовның да тамырлары Хөсәен авылына тоташкан булган. Самара өлкә мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның әтисе Лотфулла бабайның да остазы Габделбари хәзрәт Хөсәен авылында хезмәт иткән һәм шунда җирләнгән.

Хөсәен авылы имамы Вәлиәхмәт хәзрәт Коръән хафиз исеменә лаек булган шәхес, үз чиратында Вәлиәхмәт хәзрәт Самара өлкәсенең Теплый Стан авылының да горурлыгы, чөнки ул Теплый Станда да Беренче Мача мәсҗедендә имам булып эшләгән. Вәлиәхмәт хәзрәт дүрт буын муллалар нәселеннән, ишан исеменә лаек була.

1945 елның 22 мартында Куйбышев өлкәсенең дини эшләр буенча уполномоченный Ф. Работало Вәлиәхмәт хәзрәткә имамлык таныклыгы бирә, ләкин дә “Район деятельности имама ограничивается деревней Благодаровка” диелә бу документта. КГБ шул кадәр кысаларга куып кертә ки мөселман дин әһелен, мәкерлекләренең чиксезлегенә исләрең китәр.

18 битлек китапчыкта сүрәтләр һәм Хөсәен авылы тарихының бер кыйпылчыгы урын алган. Хәзрәт Сафин авыл тарихы чабуын бераз күтәргән. Кем тулысынча ачар икән? Гаҗәеп мәгълумат. Тирән тарихның күбеге генә дә безне тетрәтерлек. Самар өлкәсендәге бәләкәй генә Хөсәен авылы олуг татар дөньясының бер тамырчыгы.

Шамил Баһаутдин, Самар