Прокурорда коллыкта

Борай районы прокуроры Үзбәкстаннан килгән 12 кешене бушлай эшләтеп коллыкта тоткан. Алар узган елның декабрь аеннан бушлай, көненә унбишәр сәгать бил бөккәннәр. Качырга омтылучылар тукмалган, үтерү белән яналган. Әлеге эшне республика прокуратурасы тикшерә башлады.