Шанхай оешмасы илләре хәрби күнегүләр уздыра

Кытайда Шанхай оешмасы илләренең киң күләмдәге хәрби күнегүләре башлана. Урумче шәһәрендә Кытай, Русия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан илләре хәрби җитәкчеләре киңәшмә уздыра. Соңыннан, бер атна дәвамында Чиләбедәге хәрби полигонда, алты мең ярым хәрби катнашында террорга каршы күнегүләрнең актив өлеше узарга тиеш.