Гыйракның Киркук шәһәрендә 6 сивил кеше һаләк булган

Гыйракның төнягындагы Киркук шәһәрендә 6 сивил кеше һаләк булган. Шул исәптән хатын –кызлар һәм балалар да бар. Дистәләрчә кеше яраланган. Полиция хәбәрләренә караганда, миналанган машина күпчелеге көртләр яши торган районда шартлаган.