Кыргызстанда ВИЧ тарала

Кыргызстанның көньягында бер баланың АЙТС- вич инфекциясе белән зарарланган очрагы ачыкланган. Сәләмәтлек саклау министрлыгы мәгълүмәтләренә караганда , шундый ук хәл Ош шәһәрендә дә расланган. Анда әнисе белән баласы да зарарланган. Шулай итеп, АЙТС- ВИЧ инфекциясе белән зарарланучылар саны 13 җиткән. Шуларның 9ы балалар. Алар барысы да Ош хастахәнәсендә дәваланган булган. Тикшерүләр башланган. Министрлык, бу зарарлану табибларның битарафылыгы нәтиҗәсендә килеп чыгу ихтималын белдерә.