Төркмәнстан Кавын көнен бәйрәм итә

Бу көн илдә 1994 елдан бирле билгеләнә һәм илдә үскән 1100гә якын кавын төренә багышлана. Шимбә көнне газетларда президент Корбангули Бирдемөхәммәдовның мөрәҗәгате дөнья күрде. Анда – "гасырлар буена Төркмәнстан дөньядагы иң тәмле кавыннар җире дип саналып килде", диелгән.