Чечняда хәрбиләргә һөҗүм ясалган

Чечняның Шали районында, хәрбиләр машинасына һөҗүмнән эчке эшләр гаскәренең бер хәрбие һаләк булган, өчесе яраланган. Берсе авыр хәлдә. Эчке эшләр министрлыгының 6 йөк машинасы, Автуры авылы янында автоматлардан, граната аткычлардан утка тотылган дип, хәбәрчебез хәбәр итә. Һөҗүм итүчеләрне эзлиләр.