Имамны яклап урам җыены узды

Уфада Фәләх мәчете имам-хатибы Сәид Байбуринны яклап урам җыены узды. Ул машинасывннан наркотиклар табылып кулга алынган иде. Ләкин наркотикларда аның бармак эзләре табылмаган. Урам җыены Байбуринны гаепсез килеш кулга алынган дип, аны азат итүне таләп итте.