Новогород өлкәсендә балалар агуланган лагерь ябылды

Новгород өлкәсенең Старорусски районындагы җәйге лагерьда агуланган балаларның 28-е хастахәнәдә. Башта бирегә йөздән артык бала салынган иде. Күләмле агулану нәтиҗәсендә санитар кагыйдәләр бозылу дигән матдә белән, җинаять эше ачылган. Балалар агуланган лагерь өлкә губернаторы фәрмәны белән ябылган.