Гыйракта 2 Америка хәрбие һаләк булды, 6-ау яраланды

Хәрби җитәкчелек, гысьянчылар белән сугыш чәршәмбе көнне, Багдадның төньягында булды дип хәбәр итә. Бүген Гыйракның башкаласында шартлаудан 9 кеше һаләк булган, 17 кеше яраланган. Әль-Әрәбия телеканалы хәбәрләренә караганда, миналанган машина, базар янында, автобус тукталышыннан ерак түгел бер җирдә шартлаган. Киркук шәһәрендә, Гыйракның иминлек көчләре операциясе вакытында 87 экстремист тоткарланган, кораллары тартып алынган.