Телеманара федераль милеккә кайтарылды

Уфаның телевышкасы 90нчы елларда “Башинформэлемтә” ширкәте тарафыннан канунсыз үзләштерелгән иде. Федераль “Телерадиоэлемтә” хезмәте моның белән килешми мәхкәмәгә бирде һәм Уфаның телевизион вышкасы федераль милек итеп кайтарылды.