Галимнәр Уфа-2нең IV гасырга каравын раслый

Уфаның борынгылыгын исбат итүдә беренче уңыш — экспертлар бәяләмәсе булды. Борынгы шәһәр дип саналган “Уфа-2” шәһәрчеге урынында Русия галимнәре экспертиза уздырды. Анда Мәскәү галимнәреннән тыш Казаннан килгән тарихчы профессор Фаяз Хуҗин да бар иде. Галимнәр фикеренчә, “Уфа-2” чыннан да дүртенче гасырга карый.