Кешесе булса - җинаять эше табыла

12 Үзбәкстан ватандашын кол итүдә гаепләнгән Борай районы прокуроры Илдар Яушев 6 кешенең хокукларын бозуда гаепләнде. Баксаң, 6 үзбәк азат булу белән ватанына кайтып киткән булган. Тикшерү барышында бер кызыклы календарь да табылган. Бер ягына Борай прокуратурасы хезмәткәрләренең күмәк фотосы һәм “Прокуратура — канунлык гаранты” дигән язу булса, икенче ягында, календарь өстенә “Кешесе булса — җинаять эшен табабыз” дип язылган булган.