Кондопога мәхкамәсе тәртипсезлекләр эшенә нәтиҗә ясады

Карелеядәге Кондопога шәһәр мәхкәмәсе күп санлы кеше катнашкан тәртипсезлекләр эше буенча нәтиҗә чыгарды. 12 җирле кеше шәһәр һәм хосуси милекне яндыру җимерүдә гаепләнә. Алар китергән зыян 4 миллион сум дип исәпләнә. Бер гаеләнүче үзенең гаебен тулысы белән кире кага. Калганнары өлешчә кабул итә. Узган елның 30 августына каршы төндә ресторанда булган орышта ике җирле кеше һаләк булган иде. Бу хәлдән соң жирле кешеләр тарафыннан, Кавказдан чыгучылар милке булган күп кенә кибет, рестораннар ватып җимерелгән.