Русия әләме көнендә Татарстан байрагы җилфердәде

22 август – Русия Федерациясе Дәүләт байрагы көне буларак билгеле. Бу көнне Русиянең беренче президенты Борис Ельцин 1994 елның 20 августында үз карары белән ныгыта. Шушы уңайдан Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау сүзләре җиткерде, башка депутатлар Русия байрагы белән бәйле вакыйгаларны искә алды, кибетләр аны сатып акча эшләде. “Хөрмәтле Татарстанлылар! Бердәм, бәйсез, көчле Русияне аның символларының берсе булган дәүләт әләменнән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел!” – дип башлана Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Русия әләме көне уңаеннан әйткән котлавында. “Ватаныбыз – Русия һәм Татарстанның якты киләчәге өчен хезмәттә чиксез көч-куәт телим!” – дигән сүзләр белән тәмамлана. Бу рәсми котлау. Ә болай Русия әләме, байрагының дәрәҗәсе Казанда, Татартстанда зур түгел икән. “Туристлар, башка сатып алучылар күбрәк республика байрагын алалар диләр уч төбе кадәр байракны 25 сумга, зурракларын 200 сумга һәм аннан да югарырак бәйгә сатучы сәүдә нокталары. 22 августта чыккан бер гәҗиттә беренче биттә шулай ук байраклар сатабыз дигән игълан бар иде, аларда бәяләр меңнәр белән үлчәнде. Татарстан байрагы аларда 1200 чамасы булса, Русиянеке дә шул ук бәягә сатыла икән Байракларны бәйрәм алдыннан күп алалар дип тә өстәде сатучылар. Республикада рәсми зур чаралар булганда әләмнәрнең икесен дә эләләр. Ә менә Татарстан дәүләт Шурасы бинасы өстендә республика байрагы гына җилферди. Бу күренешкә каршы килүчеләр булган, ләкин Русия әләме барыбер өскә менә алмаган. - Татарстан прокуроры безгә дәгъвасын белдергән иде. Ни өчен Татарстан Дәүләт Шурасы өстендә Русия байрагы җилфердәми дип, ни өчен анда куелмый дип. Русия кануннары буенча ул шулай булырга тиеш. Әмма ләкин бу бинага керү ишеге өстендә байракның икесе дә эленеп тора. Өстә Татарстан байрагы гына җилфердәү беркемгә дә комачаулык итми, киресенчә ул безнең дәүләтчелегебезне билгели. - ди Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Ул шулай ук Мәскәүдән килгән кунакларының Русия әләменең Татарстан Дәүләт шурасы өстендә булмавы белән канәгать түгеллекләрен яшермәде. - Бина өстенә Русия байрагын куеп кына аны көчле, бердәм итеп булмый. Без беренче чиратта мондагы җирле халык, милләт турында уйларга тиешбез. Сез Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев фикерләрен ишеттегез. Русия әләме көнне Мәскәү радио-телевиденияләре аның тарихын, бу илдә яшәүче халыклар өчен зур символга, патриотик көчкә ия дип сөйләсә, Татарстан халкына республика әләме мөһимрәк иде. Рөстәм Исхакый