Әфганыстанда губернаторга һөҗүм булды

Әфганыстанда Хост вилаяте губернаторына һөҗүм ясалган. Ройтер агентлыгы, миналанган машинага утырган интихарчы, виләят башкаласы янында губернатор машинасына килеп бәрелгән, дип хәбәр итә. Губернаторның берничә сакчысы һаләк булган. Үзе зарар күрмәгән.