Талиблар Көньяк Корея тотыкларын азат итәргә әзер

Талиблар инде ай ярым җибәрми торган 19 Көньяк Корея тотыгын азат итәргә әзер. Бу хакта бүген Көньяк Корея президенты даирәсеннән хәбәр итәләр. Бу хәбәрләргә кадәр, Әфганыстанның Газни вилаятендә талиблар һәм Көньяк Корея вәкилләре арасында чираттагы сөйләшүләр узган иде.

Тотыкларны нинди шартларда азат итәчәкләре хәбәр ителми. Талиблар тотыкларны азат итү бәрәбәренә төрмәдән үз тарафдарларын чыгаруны таләп иткән иде. Әфган хәкимияте бу таләпне катгый кире какты.