Политковскаяны үтерүчеләр кулга алыначак

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Анна Политковскаяны үтерүдә шикләнелгән 10 кешене кулга алырга рөхсәт биргән. Дүшәмбе көнне 10 кешене тоткарлау турында хәбәр иткән баш прокурор Юрий Чайка, аларның бишесе куат структураларыннан, төркемнең башлыгы Чечен республикасыннан, үтерергә кушучы кеше дә билегеле, ул чит илдә яши, дип белдерде. дип белдерде.