Ингушетиядә юл казасында өч хәрби һаләк булган

Ул каза, хәрби машиналар колоннасы Назранга кергән вакытта килеп чыккан. Бронетранспортер, машиналар колоннасын озата барган хәрбиләр утырган УАЗ машинасы белән бәрелешкән. Ул машинага яна башлаган. Өч хәрбине коткара алмадык дип, -эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Василий Панченков хәбәр итә.