Лондон шаһбикә Диананы искә ала

Британиядә, фаҗигале үлеменә ун ел тулу уңаеннан принсесса Диананы искә алдылар. Аны “халык принцессасы” дип атаганнар. Букенгем сарае янындагы Патша Гвардиясе чиркәвендә, Диананың ике улы - Уильям һәм Һэрри, шулай ук элекке ире шаһзадә Чарльз, Британия патшабикәсе Елизавета II катнашында Диананы искә алу мөрәсиме узган. Бу чарада танылган сәясәтчеләр, дин әһелләре, сәнгать эшлекләре катнашкан. Диана Парижда, юл казасында 36 яшендә һаләк булган иде.