Шикәр ширкәтендә шартрлауда 3 кеше һәләк

Воронеж – Русиянең Воронеж өлкәсендә урнашкан шикәр ширкәтендә булган шартлау нәтиҗәсендә 3 кеше һәләк булган. Гәдәттән-тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Виктор Бельцов сүзләренчә, шартлауның сәбәбе – технологияне бозу булган. Шартлау урынында коткаручылар эшли, диелә.