Таулы Карабахта янә корбаннар

Бакы – Узган төндә Таулы Карабахта булган атышулар нәтиҗәсендә 2 әзери һәм 3 әрмән хәрбие һәлак булган. Бу хакта бүген Әзербайҗанның саклану министрлыгы хәбәр итте. Әрмәнстан рәсмиләре әлегә бу хәбәрне расламады.