Паваротти вафат булды

Рим – Бүген Италиянең Модена шәһәрендә 71 яшендә опера йолдызы Лучано Паваротти вафат булды. Аш казаны асты бизендә яман шеш белән авырган Паваротти узган ел Нью-Йоркта операция кичергән иде. Август аенда ул 2 атна хастаханәдә ятып чыкты, ләкин соңгы көннәрдә аның хәле начарая башлаган иде.

Замананың иң көчле тенорларының берсе саналган Паваротти 40 ел буе дөньяның иң мәшхүр сәхнәләрендә җырлады.