Караболакта сугышчылар табылмаган

Караболак – Ингушетиянең бу шәһәрендә Русия иминлек көчләренең махсус операциясе тәмамланды. Махсус хезмәтләр әйтүенчә, аларда шәһәрнең төньягында сугышчылар сыена, дигән, мәгълүмәт булган. ФСБның җирле бүлеге хәбәр итүенчә, алар тентүләр үткәргән, ләкин сугышчылар табылмаган.