“Алтын Мөнбәр”дәге мөселман фильмнары Ислам дөньясын чагылдырамы?

Казанда “Алтын Мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә. Инде кунакларның да күпчелеге килеп җитеп урнашты һәм иртәнге якта фильмнар белән танышты, ә кич белән “Пирамида” күңел ачу үзәгендә фестивальнең тантаналы ачлышы узды. Җомга көнне “Алтын Мөнбәр” Алман-Франциянең “Зәйнә Атласс таулары яулачысы” һәм Япониянең “Янкалар, өйләрегезгә кайтыгыз” дигән фильмнары белән башланып китте. Пәнҗешәмбе көнне Татарстан фильмнарыны күрсәтелгән иде. Аларның эчтәлеге һәм сыйфатын күпләр ошатып бетермәде. Ләкин чит ил фильмнары да Татарстанныкыннан әлләни югары дәрәҗәдәрәк булды дип әйтеп булмый. Шулай ук җомга көнне Италия-Алжирның “Алжир өчен сугыш” һәм Һиндстанның “Соңгы карар” дигән фильмнары тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, филмьнарның күпчелеге халык тормышы, диннәр һәм халыклар арасындагы татулык турында .

Җомга көнне Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында да оештыручылар һәм режессерлар кат-кат “Алтын Мөнбәр”нең максаты – төрле халыклар мәдәниятен күрсәтү, төрле диннәрнең асылын күрсәтү дип ассызыкладылар. Әлеге фестивальне уйлап табучысы, оештырып җибәрүчеләрнең берсе – Мәскәүдән Зауди Мамиргов:

Барлык фильмнар да шул таләп белән сайланды: анда бары татулык, дуслык турында булсын

Зауди Мамирговтан тыш матбугат очрашуында фестивальнең жюри рәисе, Болгарстан режессеры Радослав Спассов, ,танылган Русия режессерлары Станислав Говорухин һәм Вадим Абрәшитов катнаштылар.

Журналистлар исә пәнҗешәмбе күрсәтелгән Татарстанның “Диллема” фильмының һич мөселман юнәлешенә туры килмәвен, ярым шәрә хатын-кызлар булуын белдерделәр.

Күпләр мөселман фильмы фестивале дигәндә, беренче чиратта пәрәнҗәле хатын-кызларны, коргыерак тормыш рәвешен күзаллый. Русия режессеры Станислав Говорухин:

Мөселман фильмнары аркылы без ул дөньяның эчтәлеген белә алачакбыз, мөселман дөньясы әле күпләргә ят нәрсә.

Бу хакта чит илдән килгән режессерлар да сөйли. Мәсәлән Америка режессеры Закир Акшат:

Мин үземнең фильмнарымны дәгъват буларак эшлим һәм Америкага, бөтен дөньяга Исламның тәгълиматын аңлатырга телим. Мөселман кино юнәлеше Америкада әле үсеш алмаган. Русиядә Исламның тарихы инде бик күптәннән килә. Ә Америкада әле башлана гына Мин бу фестивальгә килүемә бик шат. Америкада Казанны һәм бу фестивальне белмиләр. Мине “Алтын Мөнбәр”гә оештыручылар чакырды

Америка режессеры Закир Акшатның филмы “Ибраһиим галәйхисәләмнең Аллаһы” дип ала. Ул фильм мөселманнар, яһүдләр һәм христианнарның уртак пәйгамбәре турында. Шушы фильм аркылы ул барлык халыкларның да бер тамырдан икәнне күрсәтергә теләгән.

Фестивальдә Гарәп Әмирлегенең дә бер фильмы тәкъдим ителә. “Тынлык көзгеләре” дип аталган фильмның режессеры Наваф ал Джанахи:

Фильм зур шәһәрдәге бер ялгыз кеше турында. Бу минем 4нче эшем. Кино төшерүгә мин Сан-Францискода өйрәнеп кайттым. Гарәп Әмирлегендә фильмнар әле соңгы 6 елда гына төшерелә башлады. Әмма Гарәп дөньясының фильмнары күп һәм матур. Алжир, Марокко, Мисыр, Либанда аеруча. Әмма аларны дөньякүләм таныту - пиар җитми. Гарәп Әмирлегендә төрле эчтәлектәге фильмнар төшерелә. Җитәкчелек сүз әйтми. Әмма Ислам таләпләре буенча кайбер кысаларга кертелә.

Әйтергә кирәк, “Алтын Мөнбәр” фестиваленә килгән режессерларның һәркайсы Казанны бик ошатуларын белдерде. Фестиваль ачылышында инде күпләр үзләренә якын дуслар да тапты.

Ландыш Харрасова