"Башка Русия"гә урын бирелмәгән

Мәскәү – Оппозициядәге "Башка Русия" коалициясенә Мәскәүдә конференция үткәрү өчен урын бирелмәгән. Бу конференциядә президентлыкка уртак намзәт мәсьәләсе тикшереләсе булган. Ул 9 сентябрьдә Спутник кинотеатрында үтәсе булган. Әммә бина хуҗалары килешүне көчтән чыгарган. Сәбәбен, коалиция үзенең эшчәнлеге турында дөрес мәгълүмат бирмәгән, дип аңлатканнар.

Коалиция җитәкчеләре моны оппозициягә басым дип бәяли.