Беларусьтә оппозиция вәкилләре кулга алынган

Беларусь Республикасының Барановичи шәһәрендә оппозиөиянең 20 актив әгъзасы кулга алынган. Алар шәһәр мәхкәмәсе бинасы каршында рөхсәт ителмәгән каршылык чарасында катнашкан. Мәхкәмәдә аларның “Молодой фронт” оешмасыннан көрәштәше Ярослав Грищенның хөкем эше карала.

Бу каршылык чарасы барышында кыска гына вакытка “Рейтер” һәм “Франс-Пресс” агентлыклары фотохәбәрчеләре Василий Федосеенко белән Виктор Драчев та тоткарлана.