Камиль Зыятдинов сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат ителде

Сишәмбе көнне Сәламәтлек саклау министры Камиль Зыятдинов министр вазифасыннан азат ителде. 56 яшьлек медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы, Русиянең атказанган табибы Камил Зыятдинов ТР сәламәтлек саклау министры вазифасын 1994 елдан бирле башкарды. Хәзер Зыятдинов Казан дәүләт медицина академиясе ректоры вазыйфасын башкарачак. Гөлназ Шәйхетдин