Камал театрының гастрольләре дәвам итә

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Башкорстандагы гастрольләре дәвам итә. Камал театры 17 сентябрьгә кадәр шәһәрнең иң абруйлы Нефтяниклар исемендәге мәдәният сараенда чыгыш ясыйячак. Ә менә 2-5 октябрь көннәрендә камаллылар Алматы шәһәрендә гастрольләрен дәвам итәчәк. Ауэзов исемендәге казах дәүләт академия дарама театры бинасында “Телсез күке”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре” күрсәтеләчәк. Казахстандагы гастрольләрнең соңгы көнендә һәм 6 октябрьдә Бишкәктә татраль конкерт тәкъдим ителәчәк.

Гөлназ Шәйхетдин