Уфадагы бер ширкәттәге казада өч кеше үлгән

Уфаның Орджоникидзе районындагы Тимашево бистәсендәге “Трибоника” ширкәтендә зәһәр газлар белән агулану нәтиҗәсендә, андагы өч эшче һәлак булган, тагын берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Бу хәл 16 сентябрьдә булды дип хәбәр ителә. Тәүге мәгълүматларга караганда, әлеге каза техника иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан.