Назраньдә рөхсәт ителмәгән урам җыены үтә

Ингушетия башкаласы үзәгендә, кеше урлауларның дәвам итүенә ризасызлык белдереп, алдан ризалык алынмаган урам җыены үтә. Анда 2 мең чамасы кеше катнаша. Хокук саклау оешмалары әлеге чарада катнашучыларны куып тарату омтылышы ясап караган.

Шау-шулы митингка Ингушетиянең Сурхахи авылының ике кешесенең – агалы-энеле Аушевларның Чечнядә югалуы сәбәпче булды. Алар, кичә такси тотып, Ингушетиягә таба кузгалгач, Грозный янында гаип булган. Югалган егетләрнең туганнары аларны урлауны Федераль иминлек көчләре оештырган, дип раслый.