Казанга бару өчен эштән алыну яный

Казанда башланачак бөтендөнья татар галимнәре форумында катнашучылар төркеме сәфәр кузгалды. Тик барысы да түгел. Шундыйларның берсе – Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов. Ул форумда катнашсаң, эштән алачакбыз дигән кисәтү алгач, сәфәрдән баш тартырга мәҗбүр булган.