Алексей Гордеев Башкортстанда сәфәрдә була

Русия авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гордеев Башкортстанда эш сәфәрендә булачак. Анда ул авыл хуҗалыгындагы эшләр барышы белән танышачак, төрле оешмаларда булачак.

Алексей Гордеевка республика җитәкчеләре 450 еллык юбилей уңаеннан төзелүче кайбер биналарны да күрсәтәчәк. Программадан күренүенчә, Мәскәү кунагының, аерым алганда, “Акбүзат” ат спорты комплексының яңа биналарында булуы да каралган.