“Татарстан” һава юллары ширкәтенең Түбән Камадан Мәскәүнең “Домодедово” аланына килгән очкычы чак кына казага очрамый кала. Иртән, Мәскәү вакыты белән тугыз тулганда, башкаланың “Домодедово” һава аланына Як-42 очкычы уңышлы килеп җитә. Әмма килеп төшкән юлда, борылыш ясаганда, очкычның алгы тәгәрмәче юлдан ике метрга читкә чыгып китә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, очкычны яңадан бетон юлга чыгарганнар.