“Гадел Русия” фиркасе сайлау исемлеген игълан итте

Хакимияткә якын “Гадел Русия” фиркасе бүген корылтаен үткәреп, сайлау исемлеген игълан итте. Беренче 3 урында, фирка башлыгы һәм федерация шурасы рәисе Сергей Мироновны, депутат Светлана Горячеваны, яшь язучы Сергей Шаргуновны күреп була. ЛДПР фиркасеннән "Гадел Руссия"гә кучкән Алексей Митрофанов, төбәк исемлегендә беренче урында булачак.