Ясуо Фукуда Япониянең яңа премьер-министры булды

71 яшьлек Ясуо Фукуда Япониянең яңа премьер-министры итеп тәгаенләнде. Аны парламентның түбәнге палатасы раслады.

Ясуо Фукуда якшәмбе көнне элекке премьер Синдзе Абэ урынына хакимияттәге Либераль-демократик фиркә башлыгы итеп тә сайланган иде.

Бүген Синдзе Абэ хөкүмәте, Ясуо Фукудага яңа кабинет төзү мөмкинлеген бирү өчен, урыныннан китте. Берничә финанс гаугасыннан соң, Синдзе Абэ 12 сентябрьдә вазыйфасыннан китәчәген игълан иткән иде.