Венада АКШ илчелегенә һөҗүм итү омтылышында шикләнелгән кешеләр кулга алынды

Австрия башкаласында Америка Кушма Штатлары илчелегенә һөҗүм итү омтылышында шикләнелгән кешеләрнең икенчесе дә кулга алынды.

Кичә Венада Америка Кушма Штатлары илчелегенә бер букчада гранатага охшаган шартлаткыч җайланмалар алып керергә маташкан бер кеше кулга алынган иде. Тоткарланган кеше – Босния мөселманы, дип хәбәр ителә. Полиция хезмәткәрләре аның үз-үзен тотышы сәер, дип бәяләде. Бүген кулга алынган икенче кешенең кем булуы турында әлегә мәгълүматлар юк.