яңалыклар Русия белән Латвия дәүләт чиген Мәскәү дә раслады 3 октябрь 2007 Русия президенты Владимир Путин Русия-Латвия дәүләт чиге турындагы килешүне раслау хакындагы канунны имзалады. Бу документ моңа кадәр Русия Дәүләт думасы һәм Федерация Шурасы тарафыннан расланган иде. Латвия исә аны быел май аенда раслады.