Грузия НАТОга керергә әзер түгел

НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер белдерүенчә, әле Грузия хәрби берлеккә керергә әзер түгел. Тифлис университетында чыгыш ясаганда, Яап де Хооп Схеффер:“Әле НАТО Грузиядәге демократик үзгәрешләр барышын күзәтүне дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады.