Гыйракта яңа террор гамәлләре булды

Багдадта бүген берничә террор гамәле кылынды. Андагы Польша илчелеге бинасы янында берничә шартлау булган. Зыян күрүчеләр юк. Шул ук вакытта диярлек Багдад университетының Технология факультеты бинасынан ерак түгел җирдә дә мина куелган машина шартлатылды. Өч кеше һәлак булган, 11-е яраланган.

Башка бер машина шәһәрнең шигыйләр яшәгән өлешендә шартлаган. Нәтиҗәдә алты кеше яраланган.