Бәйрәмнәр атнасы башланды

11-12нче октябрь "Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгы бәйрәмнәре" узачак. 12нче октябрь мөселманнар өчен тагы бер бәйрәм – Ураза бәйрәме. Башкортстан диния нәзарәте башы мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин инде Ураза бәйрәме белән котлавын да ирештерде. Анда ике бәйрәмнең бергә туры килүе Ходай хәер-фатыйхасы белән дигән юллар да бар.