Такырбашлар Казанда юк диләр, ләкин…

Чәршәмбе Татарстан Дәүләт шурасы бинасына иртәнге яктан яшьләр арасындагы экстремистик төркемнәр турында сөйләшергә дип республиканың эчке эшләр министрлыгы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы әгъзалары, дин әһелләре, яшьләрнең хокук саклау оешмалары җитәкчеләре, каләм ияләре җыелдылар. “Түгәрәк өстәл” башланыр алдыннан журналислар кирәкле кешеләргә сораулар бирделәр дә, җавапларын алгач таралашып беттеләр. Бу чарада көне буе сүз боткасын тыңлап утыруны кирәк дип тапмады. Аннан соң бу экстремизм турында сөйләшүнең кычкырып торган яңалыгы да юк иде, чөнки республикада алар юк икән. - Бездә була торган гадәттән тыш җинаятьләр хокук сакчылары тарафыннан ачыла бара. Аннан соң ул мәсьәләр монда кискен тора дип тә әйтмәс идем. - диде Татарстанның Дәүләт Шурасының канунлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитет рәисе Җәмил Яһүдин. “Урамнарда, зиратларда төрле фашистик эмблемалар барлыкка килүне ничек аңлатырсыз?”- дигәнгә ул: - Мин бик тыныч дип әйтмәдем. Шуңа да бу өлкәнең белгечләрен бер түгәрәк өстәл артына җыеп тәҗрибә уртаклашырга, карар-тәкъдимнәр әзерләргә иде Республиканың Эчке эшләр министры урынбасары Андрей Вазановның да әйткән сүзе башкаларныкыннан аерылмады. Журналистларның ул, бу сайлау алдыннан, “барсыда яхшы” дигәнне сеңдерү чарасы түгелме дигән сорауга: - Юк, моны сайлау белән бәйләргә кирәкмәс иде. Такырбашларның бездә булмавы әле ул тик утырырга дигән сүз түгел. Алдан саклану чараларын тикшерәбез. Эстримистик төркемнәр турында сөйләшергә килгән Виталий Тимофеев Русиянең башка төбәкләрендә булган кебек Казанда да такырбашлар бар ди. Динчеләр бу такырбашлар булмасын өчен мәктәпләргә дин дәресләрен укыту яклы. Түгәрәк өстәлгә килергә тиешле хәзрәт килеп өлгермәгән иде, шуңа журналистларга динчеләр исеменнән чиркәү әһеле игътибар үзәгендә булды. Эчке эшләр органнары Татарстандагы экстримистлар юк диюләренә “түгәрәк өстәл”нең ачылышы алдыннан килеп киткән журналистларның берсе икенчесенә бер-ике ай элек кара тәнле егет белән сөйләшүен һәм аның урамда кыйналуын сөйләп китте. Рөстәм Исхакый