Пакыстанда гыйсьянчыларга каршы һөҗүмнәр дәвам итә

Пакыстанда бу атнадагы хәрби бәрелешләр барышында чит илләрдән килеп ялланган 50 тирәсе гыйсьянчы үтерелгән.

Пакыстан хәрби көчләре җитәкчелеге белдерүенә караганда, арада 25 үзбәк, шулай ук гарәпләр, әфганлылар һәм таҗиклар да бар.

Хәрби бәрелешләр булган төбәкләрдә яшәүчеләр һәлак булучылар арасында биредәге тыныч кешеләр дә бар иде, дип раслый.

Пакыстанда соңгы бер атнада 200ләп ислам сугышчысы үтерелде, дип хәбәр итә Пакыстан хәрби көчләре вәкилләре.